Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан китап нәшриятының мобиль кушымтасы эшли башлады
Татарстан китап нәшриятының мобиль кушымтасы эшли башлады. Бу хакта нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кушымта ярдәмендә басма китапларны, шулай ук Татарстан китап нәшрияты чыгарган басмаларның электрон версияләрен сатып алырга мөмкин. Цифрлы күчермәләрне интернеттан башка укырга мөмкин,аларның кайберләре – ирекле кулланылышта.
Моннан тыш, кушымтада нәшрият китапларының профессиональ укучылар тарафыннан укылган аудиоверсияләрен бушлай тыңларга мөмкин.
Әлегә кушымта Android ОС гаджетларын кулланучылар өчен генә мөмкин. IOS өчен версия модерациянең финал стадиясендә, дип ачыклык керттеләр нәшриятта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз