news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшриятында Сания Әхмәтҗанованың «Күчеш дәвере» исемле яңа китабы чыкты

Татарстан китап нәшриятында шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың «Күчеш дәвере» исемле яңа китабы чыкты.

Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге җыентыкта шагыйрәнең ил-көн сулышы, халык гаме белән сугарылган фәлсәфи эчтәлектәге һәм мәхәббәт лирикасына караган өр-яңа шигырьләре; кеше булып яшәүнең ямен, мәгънәсен чагылдырган «Бер уч җылы» исемле лирик циклы урын алган. Китапның мөхәррире – Рифат Сәлахов, рәссамы – Ратмир Әхияров.

news_right_1
news_right_2
news_bot