news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшриятында Рәмис Аймәтнең яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында Рәмис Аймәтнең яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде
Фото: Рәмис Аймәт

Татарстан китап нәшриятында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.

«Әлеге китабыма башлыча соңгы елларда иҗат ителгән лирик һәм публицистик шигырьләрем тупланды. Шулай ук төрле елларда иҗат ителгән минем өчен иң кадерле булган әсәрләр дә урын алды», – диде Рәмис Аймәт. Аның әйтүенчә, шигырьләрдә ул тел, милләт, вазгыять турындагы гамьнәре-уйланулары, шәхси күзәтүләре белән уртаклашкан, заман, җәмгыять проблемаларын калкыткан.

«Шәхси-сентименталь эчтәлекле шигырьләр җыентыкның бизәге булып тора: аларда шагыйрь укучысына үзенең эчке дөньясын, җан кичерешләрен, мәңгелек сагыш сәбәпләрен ача. Югары эстетик дәрәҗәдә иҗат ителгән шигырьләрдә эмоциональ-психологик кичерешләр фәлсәфә белән үрелеп килә: шагыйрьнең заман үзгәрешләренә битараф кала алмаган лирик герое яшәешне, үз-үзен аңларга омтыла, шул ук вакытта тәкъдир кушканны үзгәртә алмауны тоемлау да лейтмотив булып сузыла», – дип язылган китапның аннотациясендә.

Рәмис Аймәт китапның затлы һәм зәвыклы булып чыгуында аның мөхәррире Ленар Шәехнең һәм рәссам, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Диләрә Нәүрүзованың роле зур булуын әйтте. «Шигъриятне нечкә тоемлаучы талантлы рәссам белән иҗади хезмәттәшлек итүемә чиксез шатмын», – диде Рәмис Аймәт.

Автор яңа китабы басылып чыгу уңаеннан кайбер борчуларын да әйтте.

«Кызганыч, соңгы елларда татар китапларының тиражы икеләтә кимеде. Чыккан китапларның бер өлеше китап кибетләренә сатуга чыкса, калганы республика китапханәләренә таратыла. Республикада барлыгы 1500 китапханә булуын күздә тотсак, аларның яртысы яңа китап кайтартудан мәхрүм кала. Ә инде Татарстандагы 3500 мәктәп һәм Россиянең татарлар яши торган төбәкләрнең күп кенә китапханәләренә бу хакта хыялланырга гына кала. Татар телен үстерергә кирәк дип лаф орабыз икән, иң элек татар китабына игътибарны арттырырга кирәк», – диде Рәмис Аймәт.

Шагыйрь авторларга түләнә торган гонорарның түбән булуы уңаеннан үзенең канәгатьсезлеген белдерде. «Авторларга түләнә торган гонорар түбән. Китап нәшриятында гына түгел, газета-журналларда да шундый ук хәл. Россиядәге икътисади яктан иң алга киткән Татарстан өчен бу гафу ителмәс бер күренеш», - диде Рәмис Аймәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100