news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшрияты XXI Санкт-Петербург халыкара китап салонында катнашты

Татарстан китап нәшрияты XXI Санкт-Петербург халыкара китап салонында катнашты
Фото: Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте

Татарстан китап нәшрияты XXI Санкт-Петербург халыкара китап салонында катнашты. Бу хакта нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәшрият хезмәткәрләре шулай ук Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре белән бергә Петербургның татар җәмәгатьчелеге белән дә очрашты. Һәм әлеге очрашуда гомергә истә калырлык вакыйга булды.

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Люция Муса кызына әтисенең юбилеена багышлап нәшер ителгән китапларны тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot