Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре Кукмара һәм Саба районнарына барды
14 майда Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырыла торган «Татар китабы-2026» конкурсы кысаларында Кукмара һәм Саба районнары Үзәк китапханәләрендә оештырылган чараларда булды. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фото: © Татарстан китап нәшрияты
Әлеге чараларда Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Ләйсән Миңнуллина, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе бүлеге мөдире, язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Галимҗан Гыйльманов, Татарстан китап нәшриятының фәнни әдәбият һәм дәреслекләр редакциясе мөдире Рәмзия Шакирова, язучы, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәҗәп Бәдретдинов, Казан шәһәре филармониясе солисты, Халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Насыйбуллин катнашты.
Фото: © Татарстан китап нәшрияты
Авторлар белән аралашуга корылган чарада Үзәк китапханәләр каршында эшләп килүче әдәби иҗат берләшмәләре әгъзалары, конкурста катнашырга теләгән яшь каләмчеләр, иҗатка тартылган мәктәп укучылары, китап сөючеләр, әдәбият-сәнгать дөньясын үз итүчеләр катнашты. Нәшрият хезмәткәрләре һәм язучылар эчтәлекле, бай мәгълүматлы чыгыш ясап, «Татар китабы-2026» әдәби конкурсы турында тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, яшь иҗатчыларга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр. Китапханәчеләр белән алдагы көннәрдә төрле проектлар, очрашулар, тәкъдим итү кичәләре оештыру, Татарстан китап нәшрияты белән тыгыз элемтәдә тору турында сүз куештылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз