news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты Үзбәкстандагы күргәзмәдә катнашачак

Татарстан китап нәшрияты «TASHKENT BOOK FEST» дип аталган III Ташкент Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә катнаша. 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр нәшрият продукциясе Россия стендында тәкъдим ителәчәк.

Татарстаннан төрле жанрларда язылган берничә дистә китап китерелде. Фестиваль кунаклары тарихи әдәбият, балалар әдәбияты, матур әдәбият, шулай ук күренекле татар язучылары һәм хәзерге чорда иҗат итүче авторларның китаплары белән таныша алачак.

Ташкентта Татарстан стенды белән Россия юристлары ассоциациясе рәисе Сергей Степашин да танышты. «Мин Татар китап нәшриятының эшчәнлеге турында ишетеп кенә белмим һәм аның яңалыкларын күзәтеп барам. Шунысы игътибарга лаек, ул Россиянең иң уңышлы нәшриятларының берсе. Бүгенге көнгә кадәр укучыларны Татарстан Республикасында гына түгел, ә аннан читтә дә китап продукциясе белән сөендерәсез», – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

«TASHKENT BOOK FEST» күргәзмә-ярминкәсе китап эшен популярлаштыру, анда катнаша торган илләрнең әдәби мирасын үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтү, дөньякүләм басма индустрия тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100