news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшрияты үз басмаларын Алмата шәһәрендә китап ярминкәсендә тәкъдим итте

Татарстан китап нәшрияты үз басмаларын 18-20 ноябрьдә Алматада «Атакент» күргәзмә комплексында уза торган «Бөек ефәк юлы буйлап» XIV Казахстан Халыкара китап һәм полиграфия күргәзмәсендә тәкъдим итте. Бу хакта нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан китап нәшрияты китаплары Мәскәү Хөкүмәте карамагындагы 100 нче стендта халык игътибарына тәкъдим ителгән. Стенд буш тормый, ярминкәгә килүчеләр татар әдәбияты белән бик кызыксына – алар яңалыклар белән актив танышалар һәм компания вәкилләре белән аралашалар.

Күргәзмә кысаларында нәшриятчылар, полиграфистлар һәм китап таратучылар ассоциациясе, шулай ук тармакның әйдәп баручы белгечләре, Казахстан һәм Россиянең танылган язучылары һәм шагыйрьләре катнашында конференцияләр, семинарлар һәм презентацияләр уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot