Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан китап нәшрияты Ульяновскидагы ярминкәдә китаплар тәкъдим итә

11-13 декабрьдә Ульяновскида «Заман геройлары» дип исемләнгән китап ярминкәсе уза. Бу – яңа форматтагы ун ярминкәнең берсе, аның максаты – мәдәниятне барлыкка китерүче һәм аны бәяләүчеләр арасында диалог өчен уникаль киңлек булдыру. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хәбәр итә.
Китап ярминкәсе Ульяновск халкы һәм шәһәр кунакларына федераль һәм җирле нәшриятлар белән танышырга, шулай ук язучылар белән иҗади очрашуларда аралашырга, бай мәдәни программада катнашырга мөмкинлек бирәчәк.
«Заман геройлары» ярминкәсенең төп мәйданчыгы – «Аквамолл» сәүдә-күңел ачу үзәге. Биредә икенче катта Россия нәшриятларының, шул исәптән Татарстан китап нәшриятының сәүдә нокталары урнашкан. Татарстан китап нәшрияты төрле жанрдагы 200дән артык исемдәге китаплар тәкъдим итә.
Ульяновскидагы китап ярминкәсе Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте, шулай ук Сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы катнашында һәм ярдәмендә узачак.
Проект Президентның мәдәни башлангычлар фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз