Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан китап нәшрияты Уфада «Китап бәйрәме»ндә 200дән артык басмасын тәкъдим итәчәк
Татарстан китап нәшрияты 28 майдан 30 майга кадәр Башкортстан башкаласы Уфа үзәгендә, Совет мәйданында узачак «Китап бәйрәме» IV Халыкара китап ярминкәсендә төп катнашучыларның берсе булачак. Ул 200дән артык исемдәге китап тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте.
Ярминкәгә әзерлек гадәттәгечә укучылар ихтыяҗын анализлау ярдәмендә алып барыла, һәм хәзер нәшрият актуаль яңалыкларны да, вакыт белән тикшерелгән басмаларны да тәкъдим итәчәк, дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.
Мәдәни хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирү күздә тотыла. Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин «Дуслык киштәсе» уртак проектын тәкъдим итәчәк. Инде күп еллар гамәлдә булган әлеге уникаль инициатива кысаларында Татарстан – башкорт авторларының, ә Башкортостан татар авторларының китапларын чыгара. Проект мәдәни элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә һәм укучыларны күрше халыкларның әдәби мирасы белән таныштыра.
2026 елда ярминкә программасы өч тематик юнәлешне үз эченә ала: «Россия халыклары бердәмлеге елы», «Зур һәм тату гаилә елы» һәм «Барысы да җиңү өчен».
Чара кунакларын музыкантлар һәм язучыларның көндәлек чыгышлары, эре нәшриятлардан яңалыкларны тәкъдим итү һәм җиде тематик мәйданчыкта мәдәни чаралар көтә.
Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, Китап нәшриятчылары ассоциациясе президенты Константин Чеченев, Язучылар берлегенең җаваплы секретаре Николай Иванов, Россиянең халык артисты Сергей Безруков, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Павел Астахов һәм халык артисты Анита Цой булачак, дип хәбәр иттеләр нәшриятның матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз