news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты Тукайның туган көне алдыннан видеороликлар бәйгесе игълан итте

Татарстан китап нәшрияты бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Г.Тукайны укыйбыз» дип исемләнгән видеороликлар бәйгесе игълан итте. Бу хакта нәшрият хәбәр итә.

Бәйгедә катнашу өчен Габдулла Тукайның әсәрен укып видеоролик төшерергә һәм видеоны 17 апрельгә кадәр Вконтакте битегездә урнаштырырга, анда @tatkniga аккаунтын билгеләп үтәргә кирәк. Шулай ук роликны tatkniga-konkurs@mail.ru электрон почтаcына җибәрергә кирәк.

Җиңүчеләр Татарстан китап нәшриятының Вконтактедагы рәсми төркемендә яшь буенча ике төркемгә -18 яшькә кадәрге һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләргә — бүленеп ачык тавыш бирү ярдәмендә билгеләнәчәк.

Тавыш бирү 2022 елның 23 апреленә кадәр дәвам итә.

Һәр яшь төркемендә тавыш бирүнең беренче өч лидерына бүләкләү тантанасында призлар һәм махсус дипломнар тапшырылачак. Бәйгедә һәр катнашучыга сертификат биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100