news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты татар һәм башкорт язучыларының китапларын тәкъдим итте

Татарстан китап нәшрияты татар һәм башкорт язучыларының китапларын тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Ногай» кунакханәсендә Татарстан китап нәшрияты чыгарган татар һәм башкорт язучыларының яңа китаплары тәкъдим ителде. Бу – Рафис Корбанның «Мин байрамдар яратам», Фәрзәнә Гөбәйдуллинаның «Әнием кояш икән» һәм Венер Исхаковның «Министр була яздым!» дигән китаплары.

«Узган гасырдан ук Татарстан һәм Башкортсан китап нәшриятлары арасында «Каләмнәр туганлыгы» дигән килешү төзелгән. Әлеге килешү нигезендә Татарстан китап нәшрияты бер башкорт язучыныкын, ә Башкортстан китап нәшрияты бер татар язучының китабын чыгара. Бу ел саен эшләнелә. Былтыр минем китабымны – Башкортстанда, ә Фәрзәнә Гөбәйдуллинаныкын бездә чыгардылар. Шулай ук Татарстан китап нәшрияты Венер Исхаковның китабын да чыгарып өлгергән. Шуңа күрә бүген аның китабы да презентацияләнә», – диде татар драматургы, балалар шагыйре Рафис Корбан.

Китап презентациясендә шулай ук башка язучылар да бар иде: Галимҗан Гыйльманов, Солтан Шәмси, Рөстәм Галиуллин, Нәбирә Гыйматдинова, Дания Нәгыйм.

Прозаик, журналист Венер Исхаков әсәрнең нәрсә турында булуы һәм ни өчен «Министр була яздым!» дип аталуын аңлатты.

«Популяр язучы Айгиз Баймөхәмәтов Мәскәүгә килгән була. Шул ук вакытта Уфадан ниндидер министр килергә тиеш булган, әмма матур итеп киенгән Айгизны министр белән бутыйлар. Матур бүлмәгә урнаштыралар, бушлай ашаталар. Ләкин министр килгәннән соң, аны иске, ямьсез бүлмәгә күчерәләр. Бу – кешегә мөнәсәбәтнең дәрәҗәсеннән торуны күрсәтүче юмореска рәвешендә язылган әсәр», – дип, сөйләде ул.

Китапларны тәкъдим итүгә 37 номерлы гимназия укучылары да чакырылган иде. Алар авторларның шигырьләрен укыдылар, ә Диләрә Закирова исемле укучы Рафис Корбанның шигыре сүзләренә язылган җыр да башкарды.

  • Рафис Корбан белән Фәрзәнә Гөбәйдуллинаның балалар өчен язылган китаплары 250 сумнан, ә Венер Исхаковның «Министр була яздым!» дигән сатирик әсәре 550 сумнан сатыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100