news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты Саратовта «Идел дулкыны» китап фестивалендә катнаша

Татарстан китап нәшрияты Саратовта «Идел дулкыны» китап фестивалендә катнаша
Фото: https://tatar-congress.org/

Татарстан китап нәшрияты Саратовта узучы «Идел дулкыны» китап фестивалендә катнаша. Татарстан китап нәшрияты стендында йөздән артык исемдәге китап бар. Алар - балалар өчен китаплар, татар классиклары һәм хәзерге заман авторлары прозасы, тарихи әдәбият, татар телен өйрәнү китаплары һ.б. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Идел дулкыны» мәдәни фестивале 21-24 сентябрьдә Саратовның Театр мәйданында уза.

Дүрт көндә «Идел дулкыны» мәйданчыкларында туксаннан артык чара каралган. Программада – популяр авторлар белән очрашулар, яңа китаплар презентациясе, лекцияләр, мастер-класслар, концертлар. Шулай ук Саратов өлкәсенең әдәби һәм музей җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100