news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшрияты Санкт-Петербургта алтынчы тапкыр узачак китап бәйрәмендә катнаша

21-24 майда Санкт-Петербургның Сарай мәйданында һәм Дәүләт Эрмитажының Баш штабы бинасында алтынчы тапкыр китап бәйрәме узачак. Әлеге чарада Татарстан китап нәшрияты катнаша. Бу хакта нәшрият матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзегез өчен гаҗәеп үзенчәлекле әдәбият дөньясын ачарга мөмкин: халык әкиятләреннән һәм борынгы риваятьләрдән алып классиклар һәм хәзерге заманның күренекле авторлары әсәрләренә кадәр.

Тәкъдим ителгән китаплар арасыннан матур әдәбият – романнар, повестьлар, хикәяләр; шигъри җыентыклар; рәсемле төсле балалар китаплары; туган якны өйрәнү һәм тарихи басмалары; бүләк альбомнары һәм башкаларны табарга була.

Китаплар рус, татар һәм башка телләрдә тәкъдим ителгән. Бу – Татарстанның мәдәнияте һәм традицияләре белән сүз аша танышу өчен менә дигән мөмкинлек, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot