Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан китап нәшрияты Минскида Халыкара китап күргәзмәсендә катнаша
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
22 – 26 март көннәрендә Белоруссиядә «БелЭкспо» Күргәзмә үзәгендә XXХ Минск Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе узачак.
«Россия китаплары» стендында 14 нәшрият китапларын күрергә мөмкин булачак: «Татарстан китап нәшрияты», «АРТ-образ», «Молодая мама», «Мир Граля», «Карьера Пресс», «Критика Роста», «НеКнижка», «Русская панорама», «Архипелаг», «Веллингтония», «Редкая птица», «Самокат», «Пешком в историю», «А+А». Бирегә шулай ук Россиянең 150 нәшрияты үзенең берникадәр китапларын сатуга чыгарачак.
Татарстан китап нәшрияты бирегә тарихи, туган якны өйрәнүгә караган китапларны, классик әдипләребез иҗатын, татар теленә үзөйрәткечләрне, сүзлекләрне, балалар әдәбиятын, бүләк-басмалардан тупланган төрле жанрдагы 200 китап алып килә.
Күргәзмә барышында ике сәхнәдә алтмышлап чара: яңа китапларны тәкъдим итү, Россия һәм Белоруссия авторлары очрашулары, дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, әдәби укулар, халык алдында чыгышлар узачак.
Балаларны шулай ук кызыклы мастер-класслар һәм күпсанлы мавыктыргыч, төсле балалар китаплары көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз