news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдәге «Кызыл мәйдан» фестивалендә катнаша

2-6 июньдә Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» китап фестивале уза. Ул Тарих музееннан алып Василий Блаженный чиркәвенә кадәрге мәйданда һәм ГУМ сәүдә үзәгендә оештырыла. Башкалада яшәүчеләр һәм кунакларга үз басмаларын Татарстан китап нәшрияты да тәкъдим итә.

Татарстан китап нәшрияты фестивальгә татар классиклары, бүгенге көн авторларының китапларын, тарихи әдәбият һәм балалар басмаларының бай ассортиментын (200дән артык басма) алып килгән.

Китап сөючеләр шул исәптән соңгы яңалыкларның берсе – Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» дип аталган шигырьләр җыентыгын да күрә алачак. Басмага аның күп кенә шигырьләре, шулай ук вафатыннан соң дөнья күргән әсәрләре дә кергән.

Татарстан китап нәшрияты стенды «Россия төбәкләре» павильонында урнаштырыла.

Фестиваль 2 июньдә – 10.00-22.00, 3-4 июньдә – 10.00-22.30, 5-6 июньдә 10.00-21.30 сәгатьләрдә эшләячәк, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100