Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» XI халыкара китап фестивалендә катнаша
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Россия башкаласы үзәгендә «Кызыл мәйдан» XI халыкара китап фестивале эшли башлады. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин «Татарстан китап нәшрияты» стендын карады. Нәшрият фестивальдә 2015 елдан бирле ел саен катнаша.
Нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин Эмиль Фәйзуллинга яңа китаплар турында сөйләде, күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
«Россия төбәкләре» мәйданчыгында урнашкан «Татарстан китап нәшрияты» стендында укучылар игътибарына жанрлар һәм юнәлешләрнең киң спектрын үз эченә алган 300дән артык китап тәкъдим ителгән.
«Татарстан китап нәшрияты»на быел 106 ел тула. Нәшрият елына 150гә якын төрле китап, 300 мең данә гомуми тиражлы әдәбият нәшер итә.
Татарстан Хөкүмәте китап тармагына ярдәм итә. Шуның нәтиҗәсендә әлеге тармак үсә. Укучылар һәм сатып алучыларны җәлеп итү өчен нәшрият Казанда башта әдәби кафе, ә аннары ресторан ачты. Алар уңышлы гына эшли.
Нәшрият «Кызыл мәйдан» федералендә түбәндәге басмаларны тәкъдим итә:
- татар классиклары Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Каюм Насыйри, Габдрахман Абсәләмов, Фәнис Яруллин һәм татар әдәбиятының башка бик күп күренекле авторларының әсәрләре;
- Рабит Батулла, Марат Кәбиров, Равилә Шәйдуллина-Морат, Ольга Иванова һәм башка талантлы авторларның заманча романнары һәм повестьлары;
- татар классиклары һәм бүгенге көн авторларының шигырьләр җыентыклары;
- татар халкының халык мәкальләре һәм әйтемнәре тупланган коллекцион басмалар;
- традицион татар ризыкларының рецептлары тупланган кулинар җыентыклар;
- балалар һәм яшүсмерләр өчен китаплар, татар халык әкиятләре, иллюстрацияле балалар энциклопедияләре һәм уку әсбаплары;
- татар халкының күп гасырлык тарихын яктыртучы уникаль басмалар;
- орфографик һәм аңлатмалы сүзлекләр.
Китап фестивале 7 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз