Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә катнаша
1 – 5 декабрь көннәрендә Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә узачак Халыкара «non/fictio№24» интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә катнаша.
Ярминкәдә 300 исемдә төрле жанрдагы китаплар тәкъдим ителә. Алар арасында укучыларда зур кызыксыну уяткан Кадрия Фатхуллованың «Татарча сөйләшик» исемле татар, рус, инглиз телләрендә уку әсбабы, «Татар җырлары» җыентыгы, Р.Почекаевның «Чингизово право» хезмәте, Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар – 2» китабы, Рамил Галинең «Казань из кофра» фотоальбомы, Т. Вафинаның «Красивая» басмасы да бар.
Шулай ук Г. Тукай, М. Җәлил һәм башка классикларыбыз әсәрләрен дә күрергә мөмкин. Балалар басмаларына иң киң ассортимент тәкъдим ителә. Болар арасында – татар халык әкиятләре, сабыйлар өчен төсле «Уйный-уйный өйрәнәбез» басмасы, Ф. Мөслимованың «Татарча әлифба» китабы, рәсемле татарча-русча тематик сүзлек, нәниләр өчен наклейка ябыштырылган интерактив китаплар, фигуралы кисеп ясалган китапчыклар һәм башкалар.
Ярминкәдә 307 зур һәм вак нәшрият, китап сәүдә йорты катнаша. Алар укучыларны үзләренең яңа басылган фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләре, нәфис әдәбият һәм публицистика үрнәкләре, белешмә-сүзлекләре һәм башка күптөрле юнәлештәге басмалары белән таныштырачак.
Ярминкә программасында 300дән артык чара билгеләнгән: 9 мәйдәнчыкта танылган язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, публицистлар, рәссамнар, тәрҗемәчеләр, әдәби критиклар, галимнәр, педагоглар, кинематографистлар, сәяхәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашында кызыклы фикер алмашу каралган.
Халыкара «non/fictio№24» интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз