Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан китап нәшрияты «Кызыл мәйдан» XII китап фестивалендә катнаша
Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә 4 июньнән 7 июньгә кадәр узачак «Кызыл мәйдан» XII китап фестивалендә катнашачак. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ел саен фестивальдә бөтен Россиядән 400 гә якын нәшрият катнаша, ә программа 800 дән артык вакыйганы үз эченә ала. Чарага керү ирекле булачак. Эш вакыты - 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр.
Татарстан китап нәшрияты «Россия төбәкләре» павильонында (8 нче чатыр) урнашырга тиеш, анда 300дән артык исемдәге китап (2 меңнән артык нөсхә) тәкъдим ителәчәк, алар арасында – яңа басылган һәм сорау зур булган басмалар. Теләүчеләр балалар өчен китаплар, фәнни-популяр һәм тарихи басмалар, матур әдәбият, үзөйрәткечләр, сүзлекләр, туган якны өйрәнү һәм сәнгать китаплары, альбомнар сатып ала алачак.
Ачылу көнендә, 4 июньдә, Татарстан китап нәшрияты китап авторлары һәм төзүчеләре катнашында берьюлы берничә истәлекле презентация оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз