news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшрияты Казахстанда Халыкара китап ярминкәсендә җиңү яулады

Татарстан китап нәшрияты Казахстанда Халыкара китап ярминкәсендә җиңү яулады
Фото: Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте

Татарстан китап нәшрияты Казахстанның Алмата шәһәрендә узган Халыкара китап һәм полиграфия ярминкәсендә ике номинациядә җиңү яулады. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Габдулла Тукай» фотоальбомы «Иң яхшы фотоальбом» номинациясендә җиңүче дип табылган.

«Татарча сөйләшик» китабы Мактау дипломы белән бүләкләнгән.

Халыкара ярминкәнең йомгаклау чарасында Казахстан Республикасының Китап палатасы директоры Әсхәт Байузаков белән Казахстанның нәшриятлар, полиграфияләр Ассоциациясе президенты Адиль Койтанов катнашкан.

Китаплар Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә нәшер ителгән.

Фото: Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot