Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан китап нәшрияты Казанда гаилә һәм шәҗәрә турында китаплар тәкъдим итте
Татарстан китап нәшрияты ЗАГС органнары җитәкчеләренең Казанда узган бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Чарада Россиянең барлык төбәкләреннән ЗАГС органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук Федераль салым хезмәте, Финанс министрлыгы һәм Цифрлар министрлыгы вәкилләре катнаша.
Нәшрият стенды пленар утырышның үзәк мәйданчыкларының берсенә әверелде. Тәкъдим ителгән китаплар белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия юстиция министры Константин Чуйченко танышты. Алар басмаларның югары дәрәҗәдә булуын һәм темаларның төрлелеген билгеләп үттеләр.
Татарстан китап нәшрияты медиапродюсеры Венера Шәмсетдинова стендта шәҗәрә төзү, татар гаиләсе һәм китап уку традицияләре турындагы китаплар тәкъдим ителүе турында сөйләде. Алар арасында – татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр һәм йолалар» китабы, шулай ук Диләрә Гафиятуллинаның балалар китабы бар, ул балага уен рәвешендә шәҗәрә төзергә һәм үз гаиләсенең тарихын белергә ярдәм итә.
Фото: © Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте
Шәмсетдинова сүзләренчә, ата-бабалар турындагы хәтерне саклау гаиләдә уртак кыйммәтләр формалаштырырга ярдәм итә.
Нәшриятның соңгы яңалыклары арасында – «Татар-рус шәхси исемнәр һәм фамилияләр сүзлеге». Проект Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырылган.
Киңәшмәдә катнашучылар тәкъдим ителгән китаплар белән танышты, милли китап басу үзенчәлекләре белән кызыксынды һәм гаилә институтын ныгытуга багышланган әдәбиятның актуальлеген билгеләп үтте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз