Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан китап нәшрияты II Мари китап фестивале йомгаклары буенча өч дипломга лаек булды
7 августтан 9 августка кадәр Марий Эл башкаласы Йошкар-Олада узган «Бергә укыйбыз – бердәмлектә яшибез» II Мари китап фестиваль-күргәзмәсе йомгаклары буенча Татарстан китап нәшрияты чыгарган китаплар өч махсус дипломга лаек булды. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының матбугат хезмәте хәбәр итә.
I дәрәҗә диплом белән «Муса Җәлил» китабы бүләкләнде, «Иң яхшы туган якны өйрәнү басмасы» номинациясендә, дип билгеләп үттеләр нәшриятта.
«Иң яхшы әдәби-нәфис басма» номинациясендә II дәрәҗә дипломны Татарстан китап нәшрияты «Габдулла Тукай (1886-1913)» китабы өчен алды.
«Иң яхшы Укыту, фәнни, фәнни-популяр басма» номинациясендә Татарстан нәшрияты Искәндәр Измайловның «Идел буе урта гасыр дәүләтләренең кораллануы һәм хәрби сәнгате (X–XVI гасырлар)» китабы өчен III дәрәҗә дипломга лаек булды.
«Безнең өчен бу бүләкләр – формальлек кенә түгел, ә нәшрият эшебезнең югары дәрәҗәдә булуын һәм Россия халыклары арасында мәдәни багланышларны ныгытуда татар әдәбиятының әһәмиятен чын мәгънәсендә раслый», – дип ассызыкладылар Татарстан китап нәшриятында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз