news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшрияты һәм «КИТАП» башкорт нәшрияты яңа килешүгә кул куйды

Уфада Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге йортында Татарстан китап нәшрияты һәм Зәйнәп Биишева исемендәге «КИТАП» башкорт нәшрияты арасында хезмәттәшлек турында яңа килешү имзаланды. Документ «Дуслык киштәсе» сериясе кысаларында бергәләп китаплар чыгаруны дәвам итүне күздә тота, дип хәбәр итә Татарстан китап нәшрияты.

Тантанада Россия Язучылар берлегенең җаваплы секретаре Николай Иванов, Россия китап нәшриятчылары ассоциациясе президенты Константин Чеченев, Башкортстан матбугат һәм ММЧ агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев, «КИТАП» нәшрияты директоры Эльмира Хәйретдинова, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, шулай ук язучылар, нәширләр һәм ММЧ вәкилләре катнашты.

Нәшриятлар арасында беренче килешү 32 ел элек төзелгән, дип билгеләп үтелә. Шул вакыт эчендә «Дуслык киштәсе» сериясендә татар һәм башкорт авторларының 90 га якын китабы дөнья күрде.

Яңа килешү ике нәшриятның күпьеллык хезмәттәшлеген дәвам итәчәк һәм Татарстан белән Башкортстан арасында мәдәни элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәчәк. Документ шулай ук Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган.

Моннан тыш, чара кысаларында Татарстан китап нәшрияты директоры Рөстәм Галиуллин Рәми Гарипов медале белән бүләкләнде. Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган бүләк аңа төбәк әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше өчен тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot