news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшрияты «Геройлар янәшәдә» әдәби конкурсының яңа этабына эшләр кабул итә

Татарстан китап нәшрияты «Геройлар янәшәдә» – «Герои рядом» әдәби конкурсының яңа этабына эшләр кабул итә.

«Без авторларның тирән эчтәлекле, ихлас кичерешле язмалар җибәрүен кызыксынып күзәтәбез. Хәзер үк ышандырып әйтә алабыз: укучыларыбыз чын вакыйгаларга нигезләнгән, замандаш каһарман-батырларыбыз язмышлары турында язылган әсәрләрне көтеп ала. Әйтик, алда игълан ителгән бәйгедә җиңүчеләрнең кайбер китаплары инде сатылып бетте. Бу — ихлас, тормышчан әсәрләрнең укучыга аеруча якын булуы турында сөйли», – диде Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Рөстәм Галиуллин.

Күпсанлы үтенечләрне истә тотып, бәйгегә «Роман» номинациясе дә өстәлгән.

«Хәзер киң колачлы, күләмле әсәрләр язарга да мөмкин булачак. Үзен зур чәчмә әсәрдә сынап карарга ниятләгән язучы өчен ишекләр ачыла, дигән сүз», – диде җитәкче.

Рөстәм Галиуллин «Геройлар янәшәдә» – «Герои рядом» әдәби конкурсының төп үзенчәлеген дә атады.

«Безнең бәйгенең төп үзенчәлеге шунда – Татарстан китап нәшрияты, иң яхшы авторларны билгеләп кенә калмыйча, җиңүчеләргә каралган акчалата призлардан тыш, аларның әсәләрен нәшер итүне дә үз өстенә ала. Ягъни сезнең тарихыгыз чын китапка әверелеп, илкүләм укучыга да барып ирешәчәк. Бу диплом яки бүләк алу гына түгел, ә зур әдәбиятның бер өлеше булу һәм китапта басылу тарихына теркәлү мөмкинлеге дә. Әгәр дә хәзер сезнең әзер кулъязмагыз яки хәтта караламаларыгыз гына булса да – җибәрегез! Без сезнең эшләрегезне көтәбез һәм ышанабыз: алар арасында, һичшиксез, кайта-кайта укый торганнары да булачак», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot