news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшрияты басмаларын II Мари китап фестиваль-күргәзмәсендә тәкъдим итте

Татарстан китап нәшрияты басмаларын II Мари китап фестиваль-күргәзмәсендә тәкъдим итте
Фото: © Татарстан китап нәшрияты

7 августтан 9 августка кадәр Мари Эл башкаласы Йошкар-Олада «Бергә укыйбыз – бердәмлектә яшибез» II Мари китап фестиваль-күргәзмәсе уза. Чарада катнашучыларның берсе Татарстан китап нәшрияты делегациясе булды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан китап нәшриятының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фото: © Татарстан китап нәшрияты

Татарстан нәшрияты стенды оештыручылар тарафыннан фестиваль мәйданчыгында төп тарту нокталарының берсе буларак билгеләп үтелде. Күргәзмәнең беренче көне халыкның татар әдәбияты белән кызыксынуын раслады, дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

«Беренче көнне үк безнең стенд янында чын аншлаг булды. Кунаклар һәм укучылар безнең консультант белән актив аралашты, китаплар турында фикер алышты һәм тәэсирләре белән уртаклашты», – дип белдерделәр Татарстан китап нәшрияты вәкилләре.

Җомга көнне мәйданчыкта Марий Эл башлыгы Юрий Зайцев, Марий Эл Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры Константин Иванов булды. Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин кунакларга китерелгән әдәбият ассортиментын тәкъдим итте.

Фото: © Татарстан китап нәшрияты

«Без төрле жанрдагы йөзләгән китап алып килдек. Безнең бурыч – актуаль прозадан алып балалар классикасына кадәр булган заманча татар әдәбиятының бөтен спектрын күрсәтү», - диде Рөстәм Галиуллин.

Фестиваль үз эшен 9 августка кадәр дәвам итәчәк. Китап форумын Марий Эл Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы; Йошкар-Ола администрациясе; марий китап нәшрияты, Милли китапханә һәм «Царевококшайский Кремль» мәдәни-тарихи комплексы оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot