news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли китапханәсе 2022 елда иң күп укылган татар китаплары исемлеген чыгарды

Татарстан Милли китапханәсе 2022 елда иң күп укылган татар китаплары исемлеген чыгарды
Салават Камалетдинов, Рамил Гали/архив

Татарстан Милли китапханәсе традиция буенча, 2022 елгы иң популяр китаплар исемлекләрен әзерләгән.

Китапханә 2022 елда укучылар иң күп алган китаплар, балалар китаплары, үсмерләр китаплары унлыкларын, нон-фикшн һәм фәнни-популяр китаплар исемлеген, шулай ук, иң күп укылган татар китаплары унлыгын тәкъдим итә.

«Укучыларыбыз барлыгы 323 500 китап укыган, шуларның 133 600 иң нәни укучыларыбыз алган», диелә китапханә хәбәрендә.

Топ 10 татар китабы исемлегендә бер классик татар язучысы Әмирхан Еники бар. Унлык Әлфия Ситдыйкованың «Дөнья тәгәрмәче» китабы белән башланган. Беренче бишлеккә Рифат Сәлахның «Ак фәрештә. Шигырьләр» китабы, Сәмига Сәүбанованың «Кырау суккан алмагач», Илдус Сирматовның «Туксан тугыз шаярту», Галия Сафиуллинаның «Заһидә» китаплары кергән. Исемлек Искәндәр Сираҗиның «Бер утыру – бер гомер», Әмирхан Еникиның «Матурлык», Нур Сибгатуллинның «Каләм гаме», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Кичке таң», Гөлсинә Галимуллинаның «Тау җылысы» китаплары бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100