Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан китап нәшриятының оештыру-хокукый формасы үзгәртеләчәк
Татарстанда үзгәртеп корыла яки бетерелә торган предприятиеләр исемлеге расланды.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Министрлар Кабинеты республикада үзгәртеп корыла яки бетерелә торган предприятиеләр исемлеген раслады. Әлеге документта «Татарстан китап нәшрияты» дәүләт унитар предприятиесе «башка төрле оештыру-хокукый формадагы юридик зат» итеп үзгәртеләчәге әйтелә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
«2025 елның 1 гыйнварына кадәрге чорда Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрен үзгәртеп кору буенча планны расларга», диелгән документта.
Исемлеккә барлыгы 133 оешма кергән. Алар арасында «Җылылык энергочелтәре», «Транссервис» «Татплодовощпром» концернының «Бакчачы» совхозы дәүләт унитар предприятиеләре; «Алабуга водоканалы», Чаллы «Тулай торагы», «Электротранспорт» муниципаль унитар предприятиеләре һәм башкаларны бетерү планлаштырыла.
«Татинвестгражданпроект», «Татлизинг», «Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге» дәүләт унитар предприятиеләре акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз