Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан китап нәшриятында яңа китаплар һәм альбомнар чыкты
Татарстан китап нәшриятында яңа китаплар һәм альбомнар чыкты
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Дания Моисеева). Бүген Татарстан китап нәшриятында берничә яңа китап басылып чыкты. Аның берсе Җиңүнең 60 еллыгына багышланган.
Тәбрик Мөбәрәковның тетрәндергеч сугыш еллары вакыйгаларын тасвирлаган повесте “Хәтер аланы” дип атала. Анда яшүсмерләрнең һәм хатын-кызларның урман кисү эшләрендә катнашуы турында язылган.
Нәшриятта дөнья күргән икенче басма – рус һәм инглиз телләрендә язылган “Жизнь, прожитая в искусстве” дигән альбом. Ул Г.Тукай премиясе лауреаты, рәссам Искәндәр Рәфыйковка багышланган һәм аның рәсемнәре белән бизәлгән.
Күптән түгел Татарстан китап нәшрияты Илһам Шакировның 70 еллыгына “Илһам Шакиров” дигән бай фотосурәтле китап-альбом да чыгарды. Анда җырчының шигырьләре, җырлары, шулай ук аның турында истәлекләр һәм мәкаләләр тупланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз