news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшриятында узган ел көн саен бер китап чыккан

“Әгәр ел дәвамында булган ял көннәрен алып атсак, 245 китап - бу көн саен бер китап басылган дигән сүз”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.

Татарстан китап нәшриятында узган ел көн саен бер китап чыккан
Султан Исхаков

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында, узган ел чыккан һәм быел басыласы китапларга тукталып үтте.

“Нәшриятның эшчәнлеге күпкырлы. Китап чыгару, китап нәшер итү – ул безнең төп эшчәнлегебез. Быел ел азагына кадәр чыгачак социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге 124 китапны үз эченә ала. Аның инде 60тан артыгы чыкты. Аларның гомуми саны 188 мең данә. Бу сан әле соңгысы түгел, заказ буенча да басыла торган китаплар бар”, - диде Сәгъдәтшин.

Директор сүзләренчә, узган ел социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлегендә 117 китап (гомуми тираж – 257 мең данә) басылган.

“Бу – безнең эшчәнлегебезнең, без чыгарган китапларның яртысы гына. Заказ буенча 128 китап басылган (гомуми тираж – 576 мең данә). Барлыгы 245 китап дөнья күрде. Кызык өчен бер генә мисал: әгәр дә ел дәвамында булган ял көннәрен алып атсак, көн саен бер китап басылган дигән сүз. Көн саен бер татар китабы чыгу – начар сан түгел”, - диде китап нәшрияты директоры.

news_right_1
news_right_2
news_bot