Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Татарстан китап нәшриятында Нурислам Хәсәновның «Хакыйкать хакы» дигән китабы чыкты
^Татарстан китап нәшриятында Нурислам Хәсәновның «Хакыйкать хакы» дигән китабы чыкты
(Казан, 22 март «Татар-информ», Дания Моисеева). Татарстан китап нәшриятында язучы Нурислам Хәсәновның «Хакыйкать хакы» дигән китабы басылып чыкты. Анда әдипнең повестьлары, хикәяләре һәм парчалары тупланган.
Нурислам Хәсәнов заманында Татарстан язучылар берлегенең әдәби пропаганда бүлегендә эшләгән, хәзерге көндә ул әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Аның әсәрләрендә тормыштан алып язган, авыл тормышын яктырткан вакыйгалар күп. Авторның китабында шулай ук үзенең бала чагы, яшүсмер вакытындагы вакыйгалар һәм халкыбызның матур гореф-гадәтләре чагылган хикәяләр дә бар.
Нурислам Хәсәновның «Хакыйкать хакы» китабында «Ак балык», «Язмышың сыналганда» һәм «Хакыйкать хакы» дигән повестьлар урын алган. Биредә шулай ук «Кичеккән күке», «Күбәләк», «Түбәтәйле көн» һәм «Тамгалы төлке» дигән хикәяләр дә бар. Авторның тормыштагы кызыклы ситуацияләрне чагылдырган кыска шаян парчалары да укучыларның игътибарын җәлеп итәрлек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз