news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшриятында Хәкимҗан Халиковның яңа китабы чыкты

Сайланма әсәрләрдән торган китап ТАСС төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан нәшер ителгән.

(Казан, 17 ноябрь, "татар-информ"). Татарстан китап нәшрияты шагыйрь Хәкимҗан Халиковның сайланма әсәрләрен китап итеп бастырып чыгарды. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.

Балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, сценарийлардан торган китапны Ләйлә Минһаҗева төзегән.

Китап ТАСС төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан нәшер ителгән.

  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) — балалар шагыйре. Татарстан АССРның атказанган мәдәният эшлеклесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot