news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшриятында Эльмира Закирова белән очрашу була

«Иясез шатлык» китабының авторы китап сөючеләр белән аралашачак.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Чәршәмбе көнне,  2 ноябрьдә,  кызыклы шәхес, күптән түгел Татарстан китап нәшриятында басылыган «Иясез шатлык» китабының авторы Эльмира Закирова белән очрашу булачак. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хәбәр итә.

Озак еллар журналист булып эшләү дәверендә Эльмира Закировага күп вакыйгаларның үзәгендә кайнарга, кызыклы язмышлар белән очрашырга туры килә. «Иясез шатлык» повестенда да кыз баланың гадәти булмаган мәхәббәт тарихы тасвирлана. Эчкерсез хисләр, якты өмет-хыяллар белән өретелгән ярату егет белән кызга ерак араларны да якынайтырга, илләр белән илләр арасындагы чикләрне үтәргә, каршылыкларны җиңәргә булыша. Әсәр бер тында укыла, ди китапны укып чыгарга өлгергән күпсанлы укучылар .

Иртәгә китап сөючеләр авторның үзе белән аралаша алачак.  Очрашу нәшриятның фирма кибете кунакханәсендә, Бауман урамы 29/11 адресы буенча («Нур-маркет» кибетенең цоколь катында) узачак. Чара 15.00 дә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100