news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшриятында балалар өчен яңа басмалар дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында балалар өчен яңа басмалар дөнья күрде

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бу көннәрдә Татарстан китап нәшриятында берьюлы өч китап дөнья күрде. Әлеге басмаларның барысы да балаларга исәпләнгән.

Балаларның әхлагын һәм зәвыгын үстерү, аларны татар әдәбиятының матур үрнәкләре белән даими таныштырып тору максатыннан, Татарстан китап нәшриятында «Нәниләр китабы» дип аталган серия булдырылган иде. Әлеге сериянең беренче басмасы итеп бу көннәрдә «Иң матур көн» дигән төсле рәсемнәр белән бизәлгән китап басылды. Коллектив хезмәт буларак басылган бу китапка М.Җәлил, Н.Арслан, Б.Рәхмәт, Х.Халиков, Ш.Галиев, Д.Гарифуллин, Җ.Дәрзаман, Р.Корбан һәм башкаларның балалар өчен язылган шигырьләре кертелгән. Нәшрияттан хәбәр итүләренчә, бу серия алга таба да дәвам итәчәк.

Балаларга исәпләнгән басмаларның икенчесе – Владимир Бударинның «Рассказ о природе» дип аталган рус телендәге китабы. Хайваннар дөньясына багышланган бу китап рәсемнәр белән аралаштырып бирелә. «Казанская легенда» дип исемләнгән өченче басма татар, рус һәм инглиз телләрендә басылган. Китапның авторы – Аркадий Мельников. Бу китаптан балалар чал Казанның тарихы һәм шәһәр турындагы истәлекләр белән таныша ала. Башка басмалар кебек үк, бу китап та төсле рәсемнәр белән бизәп бирелгән.

Тиздән яшь китап сөючеләр яңа басмалар белән якынрак таныша алыр. Чөнки озакламый Татарстан китап нәшрияты аларны сатуга куячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot