news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты яшь авторларның шигырь җыентыкларын тәкъдим итте

«Яшь шагыйрь, язучылар өчен үз китабыңны булдыру — зур вакыйга, бүгенге чара аларга киләчәктә дә туктап калмаска, иҗат итәргә омтылыш бирсен иде», — диде Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.

Татарстан китап нәшрияты яшь авторларның шигырь җыентыкларын тәкъдим итте
Рамил Гали

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан китап нәшрияты «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасы янындагы «Әдәби кафе»ның җәйге аланчыгында яшь авторлар: Алмаз Мансуров, Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһимов, Гөлназ Газизова, Ләйлә Хәбибуллинаның кесә китабы форматындагы шигырь җыентыкларын тәкъдим итте.

«Татарстан китап нәшрияты елына ике йөзгә якын китап чыгара. Ял көннәрен алып атсак, һәр көнне бер китап дияргә була. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, бөек шагыйрьләребез күп. Без аларга ел саен күп игътибар бирәбез. Шул ук вакытта безнең каршыда яңа талантлар табу максаты тора. Иртәгесе көн турында да уйларга кирәк. Шагыйрь өчен үз китабыңны бастыру бала тууга тиң», — диде Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.

Ул чараны яшь шагыйрьләрне канатландыру дип атады.

«Бу яшьләрне канатландыру да бит әле. Чөнки бүгенге көндә яшьләргә игътибар бирмәсәк, никадәр сәләтле булсалар да, алар иҗатны онытырга, бу эштән баш тартырга мөмкин. Яшь шагыйрь, язучылар өчен үз китабыңны булдыру — зур вакыйга. Бүгенге чара аларга киләчәктә дә туктап калмаска, иҗат итәргә омтылыш бирсен иде», — дип уртаклашты ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән.

Авторлар үзләре белән таныштырып, китапларындагы шигырьләрен дә укыды.

«Китапларның форматын заманга туры килә дип саныйм. Без хәзер ниндидер киеренке, тиз агымлы, кешенең күңеленә, җанына ял җитми торган заманда яшибез. Шуңа күрә кеше шигърият, иҗат, матурлыкка тартыла. Җанына җитмәгән ялны шундый кесә китабы форматындагы җыентыклардан таба ала дип уйлыйм. Халкыбызга китап һәм шигърият мәңгелек юлдаш булсын иде», — диде яшь шагыйрә Лилия Гыйбадуллина.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100