news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты якут язучыларының шигырьләрен татар телендә чыгарды

Якут әдәбиятының классик шагыйрьләре, өлкән һәм урта буын каләм ияләре шигырьләре белән беррәттән, яшьләрнең әсәрләре дә татар теленә тәрҗемә ителгән.

Татарстан китап нәшрияты якут язучыларының шигырьләрен татар телендә чыгарды
Гөлүзә Ибраһимова

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан китап нәшриятында якут язучыларының татар теленә тәрҗемә ителгән шигырьләреннән торган китап нәшер ителгән. «Якут шигърияте антологиясе» китабы «Төрки әдәбият» сериясенә карый. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех әйтте.  

«Якутия Республикасында яшәүче төрки кардәшләребез белән якыннан аралашу 2015 елда башланды. 2017 елда Якутиядә „Хәзерге заман татар шигърияте антологиясе“ дөнья күргән иде. Татарстан китап нәшрияты „Төрки әдәбият“ сериясеннән „Якут шигърияте антологиясе“ н бастырып чыгарды. Тиздән Татарстанда Саха (Якутия) Республикасы көннәре булыр дип өметләнеп торабыз», — ди Ленар Шәех.  

Баш мөхәррир китапка якут әдәбиятының классик шагыйрьләре, өлкән һәм урта буын каләм ияләренең шигырьләре белән беррәттән, яшьләрнең әсәрләре дә кертелүен, 23 шагыйрьнең иҗаты туплануын әйтте.

Шигырьләрне якутчадан татар теленә Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, Ленар Шәех, Фирүзә Җамалетдинова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Илһам Ногман, Гөлүсә Батталова, Рифат Сәлах һәм Фәнил Гыйләҗев тәрҗемә иткән.

Якутиянең халык шагыйре Наталья Харлампьева якут һәм татар язучыларының дуслыгы турында әйтте. «Якут һәм татар язучыларының дуслыгына нигез күптән салынган. Уртак тамырлы әдипләребез һәрвакыт бер-берсенә тартылган. 1990 еллардан соң аралашу кимеде, ләкин якут һәм татар халыкларының үзара мөнәсәбәтенә яшьләр яңа сулыш өреп җибәрде», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100