news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшрияты яңа китаплар тәкъдим итә

Чарада нәшрият хезмәткәрләре дә катнашачак.

(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ"). 17 ноябрь көнне Татарстан китап нәшриятының Бауман урамы, 29/11 (“Нур-маркет”) адресы буенча урнашкан фирма кибетендә нәшриятнең яңа чыккан басмалары белән танышырга  мөмкин булачак. Бу хакта нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Матур әдәбият редакциясе мөдире Газинур Морат, балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, махсус проектлар редакциясе мөдире Айсылу Галиева яңа китаплар белән таныштырачак. Шунда ук “Казанский альманах”ның баш мөхәррире, язучы Әхәт Мушинский яңа, өч телдә чыккан “Татар әдәбиятына чикләр юк” китабын тәкъдим итү планлаштырыла.

Чара барышында оттырышсыз лотерея уйнатылачак. Төп бүләк, әлбәттә инде, китап булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot