news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшрияты яңа аудиокитаплар яздыра

2018 елдан 700 сәгатьтән күбрәк аудиокитап яздырылган.

Татарстан китап нәшрияты яңа аудиокитаплар яздыра
Татарстан китап нәшрияты

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова «Татар-информ» хезмәткәренә күренекле әдипләрнең әсәрләреннән яңа аудиокитаплар яздыруы турында әйтте.

«Күренекле әдипләребезнең әсәрләреннән яңа аудиокитаплар яздыру эше бара. Хәзерге вакытта Рабит Батулланың „Сөембикә“, „Юл буенда зәңгәр чәчәк“ әсәрләре һәм Нәби Дәүлинең „Яшәү белән үлем арасында“ повесте укыла. Чиратта — Хәсән Сарьян, Әминә Бикчәнтәева, Рәшит Бәшәр әсәрләрен яздыру. Әсәрләрне радио һәм телевидение дикторлары, танылган театр артистлары укый», — ди Венера Шәмсетдинова.

Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2018 елда башланган һәм бүгенге көнгә кадәр 700 сәгатьтән күбрәк аудиокитап яздырылган. Теләгән һәркем tatkniga.ru сайтыннан аудиокитапларны бушлай тыңлый һәм үзенә күчерә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot