news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты Ташкентта китап күргәзмәсендә катнаша

Татарстан китап нәшрияты татар классик прозасының иң яхшы үрнәкләрен, балалар басмаларын, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын тәкъдим итәчәк.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). 2-4 октябрьдә Ташкентта беренче тапкыр Халыкара китап күргәзмәсе үтәчәк. Анда Татарстан китап нәшрияты да катнашачак. Бу хакта нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә Татарстан китап нәшрияты татар классик прозасының иң яхшы үрнәкләрен, балалар басмаларын, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын тәкъдим итәчәк.

Ярминкәгә килүчеләр илебез һәм чит ил нәшриятлары продукциясе белән таныша, язучылар, шагыйрьләр, иллюстраторлар белән очраша һәм аралаша, шулай ук тематик семинарларда, тренингларда һәм мастер-классларда катнаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100