news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты сайтында Тукайның "Су анасы" әкиятен түләүсез тыңлап була

Әкиятне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан укый.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан китап нәшрияты сайтында Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятен түләүсез кулланырга мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

Әкиятне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан укый.


фото: tatkniga.ru

"Әлеге аудиокитапны яздырганда, безнең алда Тукай әсәрен кем укырга тиеш дигән сорау тормады да. Тукай икән, димәк, аны, һичшиксез, Илдус Әхмәтҗан укырга тиеш. Ул әсәрне җырлап укый, аны яттан белә. Әкиятне тыңлаган вакытта әсәрдәге вакыйгалар күз алдына килеп тора", - ди Айсылу Галиева.

Бүгенге көндә Габдулла Тукай, Мөдәррис Әгъләмов, Гадел Кутуй, Рәшит Әхмәтҗанов, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил әсәрләре, татар халык әкиятләре яздырылган.

Әлеге аудиокитаплар ирекле кулланылышта булачак. "Су анасы" әкиятен әлеге сылтама аша тыңларга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100