news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшрияты сайтында Тукайның "Шүрәле" әкиятен түләүсез тыңлап була

Әкиятне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан укый.

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан китап нәшрияты сайтында Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкиятен түләүсез кулланырга мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

Әкиятне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан укый.

фото: tatkniga.ru

"Илдус абый Әхмәтҗанов Габдулла Тукай әсәрләрен иң шәп укый торган артистыбыз. Шуңа күрә безнең алда Тукай әсәрен кем укырга тиеш дигән сорау тормады да", - диде нәшрият хезмәткәре. 

Әлеге аудиокитаплар ирекле кулланылышта. "Шүрәле" әкиятен Татарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә әлеге сылтама аша тыңларга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot