news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшрияты сайтында Тукайның мәхәббәтенә багышланган әсәрне тыңлап була

Әсәрне Кәрим Тинчурин театры артисты Резеда Сәлахова укый.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан китап нәшрияты сайтында Габдулла Тукайның Зәйтүнә Мәвлүдовага булган мәхәббәте тасвирланган "Энҗеле калфак" әсәрен тыңлап була. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

Фатих Хөсни "Энҗеле калфак" хикәясен 1936 елны язган. Әлеге хикәядә Тукай кызның калфагындагы энҗеләрнең чын түгеллеген күреп ала да аңа чын энҗеле калфак бүләк итәрмен дип үзенә сүз бирә. Әлеге энҗеле калфакны алып та бүләк итә алмавы үкенеч булып кала.

"Әсәрнең эчтәлеге бик якты да, шул ук вакытта үкенечле дә. Автор Тукайның Зәйтүнә Мәвлүдовага булган мәхәббәтен иң беренче тасвирлаучылардан. Шуның белән дә әсәр бик кадерле", - ди нәшрият хезмәткәре.

Айсылу Галиева фикеренчә, әсәрнең эчтәлегенә чумар өчен, аудиокитапны тыңлаганнан соң китапны кулга да тотып укырга кирәк.

Әсәрне Кәрим Тинчурин театры артисты Резеда Сәлахова укый. Ул шулай ук Гаяз Исхакыйның "Көз" повестен дә укыды.

news_right_1
news_right_2
news_bot