news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшрияты сайтында "Моабит дәфтәрләре"н түләүсез тыңлап була

Шигырьләрне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан укый.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлназ Әхтәмҗанова). Татарстан китап нәшрияты сайтында Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"н түләүсез кулланырга мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

Айсылу Галиева әйтүенчә, быел "Моабит дәфтәрләре" тулысынча яздырылган, әмма сайтка ул тулысы белән куелмаган. Калганы 2019 ел башында куелачак.

Шигырьләрне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан укый.

"Илдус Әхмәтҗан әлеге шигырьләрне бик тәэсирле итеп укыды. Ничә кеше белән сөйләштем, хәтта ир-атлар да шигырьләрне тыңлаганда, елауларын әйтәләр. Бу Илдус абыйның укуы күңелләргә барып җитә алган дигән сүз", - диде Айсылу Галиева.

"Моабит дәфтәрләре"н әлеге сылтама аша тыңлап була.

news_right_1
news_right_2
news_bot