news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшрияты сайтында 153 татар әсәре урнаштырылды

Теләгән һәр кеше әлеге аудиоязмаларны «ЛитРес» сайтында яки мобиль кушымта аркылы бушлай тыңлый ала.

Татарстан китап нәшрияты сайтында  153 татар әсәре урнаштырылды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшрияты сайтында күренекле артистлар, дикторлар укуында 153 татар әсәре урнаштырылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә әлеге аудиокитаплар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән «ЛитРес» электрон китапханәсендә дә урын алды. Теләгән һәр кеше әлеге аудиоязмаларны «ЛитРес» сайтында яки мобиль кушымта аркылы бушлай һәм үзе өчен уңайлы техник чара (телефон, планшет, персональ компьютер) ярдәмендә тыңлый ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot