news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты сайтына 700дән артык сәгатьлек аудиокитап эленәчәк

Илдар Сәгъдәтшин сүзләренчә, электрон, аудиокитаплар гына түгел, киләчәктә видеокитаплар да барлыкка киләчәк.

Татарстан китап нәшрияты сайтына 700дән артык сәгатьлек аудиокитап эленәчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Ел азагына кадәр 700дән артык сәгатьлек аудиокитап Татарстан китап нәшрияты сайтына эленәчәк. Бу хакта нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

"Аудиокитаплар бүген 400 сәгатькә якын, 80нән артык аудиокитап бар. Ел азагына кадәр барлыгы 700дән артык сәгать аудиокитап сайтка эленәчәк. Бу аудиокитаплар нигезендә киләчәктә "Китап" радиосы эшләп китәчәк дигән өметтә торабыз", - диде Илдар Сәгъдәтшин.

Аның сүзләренчә, электрон, аудиокитаплар гына түгел, киләчәктә видеокитаплар да барлыкка киләчәк. Нәшриятның 100 еллык тарихында ул 20 мең төрле 250 млн га якын данә китап бастырылганын әйтте. 1963 елда бер ел эчендә 1006 исемдә төрле китап чыккан булган.

"Безгә елына 500 гә якын кулъязма килеп керә. Барысын да бастырып чыгарып өлгереп булмый. Ләкин 100гә якынын чыгарып барабыз. Киләсе елларда калганнарына кире әйләнеп кайта алабыз. Ел саен редсовет утырышы була, алар белән хәл итәбез. Әдәби, фәнни әсәрләр шулай сайлана", - диде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100