news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты Мәскәү күргәзмәсендә иң күп сатылган татар китабын атады

“Безнең татар халкы ашарга ярата бит”, - дип бәяләде халык сайлаган китапны Ркаил Зәйдулла

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”, Илгиз Шәкүров). Шушы көннәрдә Мәскәүдә 29 нчы Халыкара китап күргәзмәсе үтте. Анда Татарстан китап нәшрияты да үз китапларын тәкъдим итте. Нәтиҗәләр ясагач, иң күп сатып алынган китап Юныс Әхмәтҗановның “Татар халык ашлары” китабы икәнлеге билгеле булды. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты социаль челтәрдәге аккантунда хәбәр итә.

Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе урынбасары Венера Аббязова сүзләренә караганда, әлеге китаптан тыш, популярлар исемлегенә татар халкы тарихы, Тукай, Җәлил китаплары, әкиятләр дә кергән. “Татар халык ашлары” китабының зур кызыксыну уятуын җитәкче татар халык кухнясының кызыклы булуы белән аңлата.

Шулай да китапның башкалардан өстен булуы нәрсәгә бәйле? Бу күренеш нәрсәне аңлата? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны “Татар-информ” хәбәрчесе билгеле татар язучыларыннан сорашты.

“Татар халкы ашарга ярата”

Ркаил Зәйдулла: 

- Татар халык ашлары” Мәскәүдә генә түгел, гомумән, бөтен җирдә популяр китап ул. Безнең татар халкы ашарга ярата бит. Бәлки китапның уңышы шуңа бәйледер. Аннары, Мәскәүгә китеп, руслашып беткән татарлар милли ашларыбызны ашап булса да татарлыгын искә төшерә дигән сүз бу. Ничек кенә булмасын, моның бер тискәре ягын да күрмим. Татарларны берләштереп торучы тагын бер сәбәп итеп кенә карыйм.

"Мин чәй эчкәндә укый торган китаплар язмыйм”

Вахит Имамов:

- Татарлар бит 1 миллион һәм алар барысы да татар халык ашларын ярата. Әлбәттә, китап популяр була инде. Бу китапның матур әдәбиятка бер генә дә катышы юк. Шуңа күрә үзем язган китаплар белән аны чагыштырмыйм да! Мин чәй эчкәндә укый торган китаплар язмыйм. Минем китапларны укыр өчен белемле, акыллы булырга кирәк. Кыскасы, интеллигентлар өчен генә язам мин.

“Кеше бушка бирсәң дә укымый китапны”

Заһид Мәһмүди: 

- Бу хәлгә мин бик гади, көнкүреш күренеше итеп карыйм. Һәрбер кеше тәмле ашарга, пешерергә ярата. Мәскәүдә дә милли ашларыбызның популяр булуы – горурлык ул. Ә халыкның матур әдәбият укымавы – икенче проблема. Хәзер тәрбия башка. Сатып алып түгел, кеше бушка бирсәң дә укымый китапны. Ә без кечкенә чакта кулдан-кулга йөри торгач китаплар тузып бетә иде. Бер вакыт китабым чыккач, аны сатмадым. Бауманга чыгып бастым да, татарларга бушка таратып бетердем. Укымаячакларын белсәм дә...  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100