news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты Мәскәү халыкара китап ярминкәсенә мең данә китап алып бара

Нәшрият башкалада яңа басылган китапларын, классик әдәбият, бүгенге заман авторлары әсәрләрен һәм башкаларны тәкъдим итәчәк.

Татарстан китап нәшрияты Мәскәү халыкара китап ярминкәсенә мең данә китап алып бара
Солтан Исхаков

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 2 — 6 сентябрь көннәрендә Татарстан китап нәшрияты 33нче Мәскәү халыкара китап ярминкәсендә катнаша. Нәшрият күргәзмәгә мең данә китап алып барачак. Бу турыда нәшриятның инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

Ярминкә быел башкаланың мәдәни чаралар өчен иң мәртәбәле урыны саналган «Манеж» Үзәк күргәзмә залында була.

«Татарстан китап нәшрияты бирегә 200 исемдә 1000 данә китап алып килә (ХII стенд). Болар — яңа басылган китаплар, классик әдәбият, бүгенге заман авторлары әсәрләре, балалар өчен басмалар, сәнгать, тарих, архитектура өлкәсенә караган китаплар һәм башкалар», диелә әлеге хәбәрдә.

Биредә әдәби чаралар, лекцияләр, дискуссияләр була. Анда танылган язучылар, шагыйрьләр, мәшһүр шәхесләр, китап нәширләре белән очрашулар оештырыла.

Китап ярминкәсендә ике төрле форматта катнашу мөмкинлеге бар: офлайн («Манеж» залы) һәм онлайн (http://mibf.info). Ярминкәнең сайты бөтен чараларны туры эфирда яктыртып барачак, моның өчен махсус онлайн-программа эшләп торачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100