news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан китап нәшрияты өлкәннәрне хөрмәтләде
Туксан еллык тарихы булган Татарстан китап нәшриятының махсус кибетендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм табыны әзерләнде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Туксан еллык тарихы булган Татарстан китап нәшриятының махсус кибетендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм табыны әзерләнде.
Нәшриятта эшләп лаеклы ялга киткән хезмәт ветераннары чакырылган иде. Бүгенге көндә аларның саны җитмешкә якын. Бәйрәм табынын Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Сабирҗан улы Шакиров ачып җибәрде. Ул гомерләрен китап эшенә багышлаган мөхтәрәм өлкәннәргә хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, сәламәт гомер теләде. Ветераннар советы рәисе Лерон Хәмидуллин да элеккеге хезмәттәшләренә теләкләрен җиткерде. Ел дәвамында гүр иясе булганнарны да атап, аларны искә төшереп китте. Түгәрәк табын җыр моң белән бергә үрелеп барды. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хатыйпов хезмәт ветераннарын аларның яшьлекләрендә җырланган җырлар, шулай ук заман җырларын да башкарып күңелләрен күтәрделәр. Бәйрәмгә килгән халык чын күңелдән рәхмәт әйтеп таралышты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2