news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты коллективы өлкән хезмәттәшләрен хөрмәтләде

Бәйрәмгә җитмештән артык өлкән буын вәкиле килде.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Олыларны хөрмәтләүгә багышланган игелекле эшләр ункөнлеге дәвам итә. Бүген Татарстан китап нәшрияты коллективы хәзерге көндә лаеклы ялда булган хезмәттәшләрен хөрмәтләде. Чара Казанның тарихи урынында – Бауман урамындагы элеккеге Матбугат йортында урнашкан "Ногай" ресторанында узды.

Юкка гына әлеге чара бу тарихи урында үткәрелмәгән. Төрле елларда хезмәткәрләр, тармак ветераннары биредә үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен алып барган.

“Китап нәшриятының бер гасырлык тарихы бар, киләсе елга аның 100 еллыгын билгеләп узачакбыз. Безнең ветераннарыбыз күп, бүген әлеге бәйрәмгә җитмештән артык өлкән буын вәкиле килде. Һәрберсенә бүләк әзерләдек, аннан тыш концерт программасы да каралган. Бу очрашу безнең өчен бик кадерле, чөнки бер-беребез белән аралашабыз һәм тәҗрибә туплыйбыз. Хәзерге вакытта ветераннарыбызның күбесе безнең эшчәнлекне күзәтеп бара, китапларыбызны интернет челтәреннән алучылар да бар. Бүген аларның киңәшләрен ишетү файдага булачак, эшне кайсы якка юнәлтергә кирәклеген өлкәннәр яхшы белә”, - диде үзенең чыгышында Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин.

“Татарстан китап нәшриятында 1980 елларда эшли башладым. Нәшриятта мөхәррир вазифасын да башкарырга туры килде,14 елдан артык баш рәссам булып та эшләдем. 500 дән артык китапка рәсем төшердем. Беренче рәсемем 1960 елда басылып чыкты, ул вакытта сәнгать училищесында укый идем. Китапның эчтәлеге генә түгел, тышы да матур булырга тиеш. Төсле рәсемнәрне матур әдәбият, балалар китапларына төшерергә яраттым. Күңел әле дә иҗат итәргә тели, күптән түгел “Татар мифлары” дигән китапка иллюстрация төшердем. Кызганыч, Матбугат йорты урынында хәзер “Ногай” кунакханәсе. Утызынчы елларда салынган бинада Татарстан китап нәшрияты, Матбугат министрлыгы, газета-журнал редакцияләре урнашкан иде. Хәзер китап нәшрияты урнашкан бина бик кечкенә”, - диде Татарстанның халык рәссамы Рушан Шәмсетдинов.

Китап нәшриятындә баш хисапчы булып эшләгән Әминә Шәйхразиева хезмәт елларын сагынып искә алды. “Татарстан китап нәшриятында 40 елдан артык баш хисапчы булып эшләргә туры килде. Нәшрият туган йортыбыз кебек, шулкадәр якын һәм кадерле. Безне ел саен искә алып чакыралар, җитәкчеләргә бик зур рәхмәт. Эшләгән елларыбызны сагынып искә алабыз, чөнки бик күңелле иде. Нинди бөек шәхесләр һәм язучылар белән аралашырга туры килде. Күренекле Г. Әпсәләмов, Н. Арсланов, Н. Дәүли, Г. Бәширов белән танышу бәхетенә ирештем. Нәшриятка чәчәк атуын, зур үрләргә ирешүен телим. Безнең туган телебез, татар телебезне саклап калу өчен бик зур эш башкаралар”, - дип сөйләде ул.

Бәйрәмдә өлкәннәр өчен концерт программасы да әзерләнгән иде. Ахырдан һәркемгә бүләкләр һәм күчтәнәчләр тараттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100