Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Татарстан китап нәшрияты" Казанда узачак “Россия китаплары” ярминкәсендә катнаша
Быел ул 2-4 мартта Казанда беренче тапкыр үтәчәк һәм халыкара “Россия мәгарифе” конкурсы кысаларында узачак.
(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). "Россия китаплары” ярминкәсе Россия буенча сәяхәткә чыга. Быел ул 2-4 мартта Казанда беренче тапкыр үтәчәк һәм халыкара “Россия мәгарифе” конкурсы кысаларында узачак. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
“Россия китаплары” ярминкәсендә илнең алдынгы 25 нәшрияты һәм китап кибетләре методик, укыту һәм матур әдәбият өлкәсендә яңа китаплар тәкъдим итәчәк.
Ярминкәдә Россиянең иң зур милли нәшрияты ─ “Татарстан китап нәшрияты”─ катнашачак. Ул 40 артык китап тәкъдим итәчәк, алар арасында ─ татар теленнән ярдәмлекләр, сүзлекләр, укытучы һәм ата-ана өчен укыту әсбаплары, халык әкиятләре җыентыклары һәм балалар уеннары. Шулай ук нәшриятның стендында кунаклар төрле яшьтәге балалар белән эшләү өчен “Уйныйм һәм өйрәнәм” сериясеннән ярдәмлекләр, “Татарча укытуга караш антологиясе”, Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгы, татар әдипләренең әсәрләре: Габдрахман Әбсәләмовның “Ак чәчәкләр”, Атилла Расихның “Ишан оныгы” романнары, Марсель Галиевның “Тимә, яшәсен!” роман-новелласын таба алачак.
“Златоуст” нәшрияты форум кунакларына чит тел буларак рус телен өйрәнү буенча уку әсбаплары, сүзлекләр һәм методик пособияләр тәкъдим итәчәк.
Ярминкәдә шулай ук "Интеллект-Центр", "Росток", "Русское слово - учебник", РАНХиГС нәшрияты, "Дело", "Альбатрос", "Амрита-Русь", "Игрушечный домик", "Чуваш китап нәшрияты”, СПБГУ нәшрияты”, "Манн, Иванов и Фербер" нәшриятлары, Халыкара китап сөючеләр берлеге, “Легион” һәм “Милли мәгариф”, Казанның “Дом книги” һәм “Любимый книжный" һәм башка китеп кибетләре катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз