news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты Иран китап күргәзмәсендә катнаша

Татарстан китап нәшрияты тарихи китаплар, балалар басмалары, яшь һәм легендар татар авторларының яңа әсәрләрен тәкъдим итә.

Татарстан китап нәшрияты Иран китап күргәзмәсендә катнаша
Татарстан китап нәшрияты

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). 17 - 22 ноябрь көннәрендә Татарстан китап нәшрияты Каспий буе төбәге илләренең халыкара китап күрмәзмәсендә катнаша. Күргәзмә Иранның Гилән провинциясендә урнашкан Решт шәһәрендә үтә. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия делегациясенең катнашуы РФ Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә мөмкин булды.

Татарстан китап нәшрияты тарихи китаплар, балалар басмалары, яшь һәм легендар татар авторларының яңа әсәрләрен тәкъдим итә.

Нәшрият стенды белән мәртәбәле кунаклар танышты: Иран хакимияте вәкилләре, Гилән провинциясе җитәкчелеге, Решт шәһәре мэры һәм күпсанлы китап укучылар аудиториясе. Алар бигрәк тә тарихи әдәбият һәм балалар әдәбияты белән кызыксынды.

Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин җирле мәдәният һәм матбугат хезмәткәрләре, шагыйрьләр һәм язучылар катнашында үткәрелгән түгәрәк өстәлдә нәшрият эшчәнлеге турында сөйләде.

  • Нәшрият Иран китап күрмәзмәсендә икенче тапкыр катнаша. Беренче тапкыр татар әдәбияты бирегә 2016 елда XXIX Тегеран халыкара китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100