news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты иң яхшы басмаларын Нур-Солтан шәһәрендә ярминкәдә күрсәтәчәк

Татарстан китап нәшриятының стенды «Корме» күргәзмә үзәгенең үзәк павильонында урнашачак.

Татарстан китап нәшрияты иң яхшы басмаларын Нур-Солтан шәһәрендә ярминкәдә күрсәтәчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). 24-27 апрель көннәрендә Казахстан башкаласы Нур-Солтан (элеккеге Астана) шәһәрендә узачак Eurasian Book Fair 2019 IV Евразия халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә Татарстан китап нәшриятының иң яхшы басмалары тәкъдим ителәчәк. Бу хакта нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Eurasian Book Fair Евразия киңлегендә иң эре мәдәни-агарту чарасы булып тора. Ул Европа һәм Азия илләренең китап сату, фәнни-мәгариф һәм полиграфия компанияләрен берләштерә. Күргәзмәдә 13 чит илдән 90 компания катнашачак.

Биредә Татарстан китап нәшрияты иң яхшы китапларын тәкъдим итәчәк. Алар арасында сәнгать һәм тарихи әдәбият, уку әсбаплары, сүзлекләр, иллюстрацияле китап-альбомнар, балалар өчен матур басмалар һ.б. булачак. Татарстан китап нәшрияты стенды «Корме» күргәзмә үзәгенең үзәк павильонында урнашачак.

Халыкара китап күргәзмәсе-ярминкәнең төп максаты - әдәбиятны пропагандалау, катнашучы илләрнең әдәби мирасын үстерү, укучылар мәдәниятен формалаштыру. Күргәзмәдә катнашучыларны 150дән артык чара көтә. Шул ук сандагы диярлек презентацияләр килүчеләрне кызыклы әдәби экскурсияләргә, серле шигъри маршрутларга, авторлар, нәширләр, рәссамнар һәм полиграфистлар белән очрашуларга җәлеп итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100